Зәй районында мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинары узды

2020 елның 21 феврале, җомга
20 нче февральдә Чыбыклы мәдәният йортында Үзешчән театр иҗаты: хәзерге шартларда үсеш перспективалары" дигән темага район мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинары булып узды. Кунакларга "Бәби ашы китерү йоласы" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Аннары Чыбыклы авыл мәдәният йорты директоры Р.Х. Гатауллин әлеге семинар темасы буенча доклад белән чыкты. Район мәдәният йорты методисты Г.Р. Гущина театр елына йомгак ясады. Шулай ук семинарда катнашучыларга күргәзмә дә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International