Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерт үтте

2020 елның 21 феврале, җомга

Вакыт һәрвакыт алга бара, ә безнең һәрберебез өчен дә әһәмиятле вакыйгалар артта кала. Онытырга ярамый торган бәйрәмнәр бар, алар турында һәрвакыт истә тотарга, лаеклы итеп билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Быел безнең өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы шундый вакыйгалардан санала. Бу даталар аерым мәгънәгә ия. Бу - безнең тарих, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Зәй политехник көллиятенең «Энергетик» мәдәният сараенда үткәргән бәйрәм концерты да әлеге темага багышланган иде. Театральләштерелгән тамаша, сугыш еллары җырлары, матур видеороликлар, слайд – шоу, бию номерлары, укытучылар һәм студентлар башкаруындагы шигырьләр уку тамашачыларны таң калдырды. Ветераннар буыны китә, ә безнең төп бурычыбыз бер генә һәлак булган солдатны да онытмыйча, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклап калу һәм аларга геройларча батырлыклары өчен рәхмәт әйтү. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International