Чернов Александр - тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
2020 елның 9нчы февраленнән 12нче февраленә кадәр Казан шәһәрендә 9-11нче сыйныф укучылары арасында тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Олимпиадада Зәй муниципаль районының гомуми белем оешмаларында белем алучы 2 укучы катнашты.Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Чернов Александр тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Укытучысы:Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Харитонов Радий Александрович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International