Россия Федерациясе хөкүмәте Зәй ГРЭСын модернизацияләүне хуплады

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәте 2025 елга модернизацияләнәчәк генерация объектлары исемлеген раслады. Аңа Татарстаннан барлыгы 26,2 млрд сумлык 6 проект керде, тиешле боерык хөкүмәт сайтында бастырылган. Модернизацияләүнең иң эре объектларының берсе - Зәй ГРЭСЫ булды, анда 23,3 млрд сумлык 850 МВт егәрлеге булган пар-газ җайланмасы блогы төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International