Зәйдә мәгариф идарәсе оешмаларында хезмәтне саклау буенча киңәшмә үтте

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесендә хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Петров, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Л.Р.Печина һәм бүлек хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында белем бирү оешмаларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау, балалар травматизмы торышы, шулай ук 2020 елга бурычлар һәм планнар турында мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International