12 февральдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич Зәй муниципаль районы гражданнарын кабул итте. Кабул итү барышында ике гариза бирүченең мөрәҗәгатьләре каралды. Сораулар социаль тәэминат һәм авыл хуҗалыгы өлкәләренә кагылышлы иде. Бирелгән сораулар буенча гражданнарга аңлатмалар бирелде. Депутат мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү максатыннан, аларны тиешле хакимият органнарына җибәрергә дигән карар кабул итте. Башкарылган эшләр турында мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән срокларда хәбәр ителәчәк.