Зәйдә «Аккорайд Уилз Руссиа» предприятиесе хезмәт коллективы җыелышы узды

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖнең актлар залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов предприятиенең хезмәт коллективы белән очрашты. Р.Г. Кәримов үзенең докладында 2019 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры И.Р. Давыдов предприятиенең 2019 елдагы эшенә йомгак ясады һәм 2020 елга перспектив планнарны билгеләде. «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ - Россиядә йөк һәм җиңел автомобильләр өчен штампланган тәгәрмәчләрне иң эре җитештерүче. Компания 2018 елның июлендә «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ һәм «Мефро уилз Руссиа Завод Тольятти»ҖЧҖ бәйсез ике предприятиесен кушу нәтиҗәсендә оештырылган. Хезмәт коллективы җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Р.Г. Кәримов хезмәт коллективына һәм «Аккорайд Уилз Руссиа» җитәкчелегенә нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да яңа хезмәт уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International