Зәйдә шәһәр һәм район җитәкчелегенең халык белән очрашулары матур традициягә әйләнде. Мондый очрашуларда узган елга йомгак ясала, агымдагы елга бурычлар билгеләнә. 13 гыйнвар көнне 6 нчы мәктәптә муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Яңа шәһәр» микрорайонының гражданнар җыены узды. Очрашуның пленар өлеше башланганчы, җыенда катнашучыларга халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма җитәкчеләре һәм белгечләренә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелде. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Зәй муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов таныштырды. Зәй шәһәрен (ишегалды территорияләрен) төзекләндерү һәм үстерү эшләре һәм торак милекчеләре ширкәтенең 2019 елда башкарылган эшләре турында Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров сөйләде. Микрорайондагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А.Н.Фәсхетдинов чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсенең үсеше турында Зәй район хастаханәсенең баш табибы Р.Р. Әмиров хәбәр итте. Җыенга район башлыгы Р.Г.Кәримов нәтиҗә ясады.