Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы тәмамланды

2020 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Бүген "Ялта-Зәй" спорт комплексында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 3 нче этабы тәмамланды. Чиста вакыт буенча беренче урында Алия Иксанова (Татарстан Республикасы), Головань Диана (Хакасия Республикасы) һәм Царева Ольга (Коми Республикасы). Ир-атлар арасында иң яхшы вакыт күрсәткечләренә : Порошкин Илья (Коми Республикасы), Семиков Илья (Коми Республикасы), Кириллов Иван ия булды (Ханты-Манси автономияле округы). Минитура җиңүчеләре: Ольга Царева (Коми Республикасы), Алексей Червоткин (Мәскәү), Алия Иксанова (Татарстан Республикасы), Лилия Васильева (Удмуртия Республикасы) һәм Илья Семиков (Коми Республикасы), Илья Порошкин (Коми Республикасы) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә  бүләкләрне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, Россия чаңгы узышлары федерациясе Вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, совет чаңгычысы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры «Чангы короле» Николай Зимятов, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Галина Шлыкова, дөнья, Европа, СССР һәм Россия чаңгы узышлары Федерациясенең әйдәп баручы белгече Анатолий Иванов, Россия чаңгы узышлары федерациясенең, Россия җыелма командалары менеджеры Михаил Богданов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International