Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда, сезон башыннан унбишенче тапкыр үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең киң товар ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 4 фермер хуҗалыгы, 7 авыл җирлеге тәкъдим итте. Алар арасында Төги, Баграж, Александр Бистәсе, Якты-Күл, Чыбыклы, Урсай, Маврин авыл җирлекләре бар иде. Барлыгы 15 ярминкә өчен 12 млн. 800 мең сумлык продукция сатылган.Шул исәптән 16 тонна сыер ите, 8 тонна дуңгыз, 120 кг. сарык, шулай ук казылык эшләнмәләре, шикәр, он, ашлык, сөт һәм башкалар.