"Елмаю" хореография ансамбле Яңа елда беренче җиңүен яулады

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкчелегендәге иҗат коллективы быел ел башында ук менә дигән нәтиҗәләр күрсәтте. 4-8 гыйнварда Мәскәүдә узган "Раштуа йолдызлары-2020" халыкара фестиваль-конкурсында "Елмаю" ансамбле 2 беренче һәм 1 икенче урынны алды. Фестиваль кысаларында катнашучылар Мәскәүдә төрле Яңа ел чараларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International