Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең 2019 елның 12 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлары буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр прокуроры Р.Р. Кәримов, шәһәр суды рәисе Р.Р. Хәкимов, бүлекнең җитәкче һәм шәхси составы катнашты. Төп доклад белән бүлек башлыгы А.Н. Фәсхетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда планлаштырылган оператив-хезмәт бурычларының күләме, тулаем алганда үтәлгән, хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен җинаятьчел кул сузулардан яклау буенча күп эш башкарылган. Ел дәвамында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Зәй муниципаль районы башлыгы, җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы хокук саклау структуралары һәм җәмәгатьчелек җитәкчеләре тарафыннан, алга куелган бурычларны үтәүдә актив ярдәм күрсәтелгән. Уңай динамиканы дәвам итү 2020 елга да төп бурыч булып тора. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча район башлыгы Р.Г. Кәримов коллективны 2019 елда районның социаль - икътисади үсеш күрсәткечләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Йомгаклау киңәшмәсе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, юстиция майоры Шаламберидзе Ирина Ушангиевна Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. ЮХИДИ бүлекчәсенең автомототранспорт чараларын теркәү һәм техник контроль бүлегенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Алексеев Федор Иванович, полиция лейтенанты, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные Сәхәбиев Раил Разиф улы, полиция лейтенанты, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең җинаятьләрне ачу буенча төркем оперуполномоченные Хафизов Илдар Расих улы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән, полиция башлыгы урынбасары Архипов Виталий Валерьевич, тикшерү бүлеге башлыгы Хафизов Рөстәм Расих улы, штаб башлыгы Кәбиров Ринат Нурислам улы, оператив эшләр буенча полиция башлыгы урынбасары Усманов Донат Бикбулат улы «Россия полициясенә 300 ел» истәлекле юбилей күкрәк билгесе белән бүләкләнде. «Россия полициясенә 300 ел» истәлекле юбилей медале белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Усманова Галина Алексеевна һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча исап-хисап бүлеге I категорияле бухгалтеры Асафова Валентина Николаевна бүләкләнде.