Бүген, 2020 елның 9 гыйнварында, Зәй шәһәрендә Россия Кубогының өченче этабы старт алды. Ярышларның беренче көнендә спортчылар ирекле стильдә көч сынаштылар. Хатын-кызлар арасында Анна Грухвина (Төмән өлкәсе), икенче Ольга Кучерук (Төмән өлкәсе), өченче Лилия Васильева (Удмуртия Республикасы), дүртенче Кириллова Анастасия (Беларуссия Республикасы), бишенче Алена Мельникова (Татарстан Республикасы), алтынчы Евгения Рудометова (Төмән өлкәсе) җиңде. Ир-атлар арасында Алексей Червоткин (Мәскәү), икенче Илья Семиков (Коми Республикасы), өченче Андрей Феллер (Татарстан Республикасы), дүртенче Николай Морилов (Төмән өлкәсе), бишенче Андрей Парфенов (Төмән өлкәсе), алтынчы Владислав Азанов (Удмуртия Республикасы) җиңде.