Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан аграрийларына гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга кирәк булачак
2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтеп узганча, республикада бу елга чәчүлек мәйданы 2,8 млн га тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварына минераль ашламалар 46,1 мең тоннадан артыграк сатып алынган. «Бу бер гектарга 16,5 кг, ягъни фаразга карата 23,5% тәшкил итә. Узган елның 1 гыйнварына минераль ашламалар бер гектарга 15,2 кг тупланган иде, бу елның күрсәткече 1,3 кг-га күбрәк», – дип төгәлләштерде министр урынбасары. Ел башына иң күп минераль ашламалар Зәй муниципаль районында туплаган – бер гектарга 46,6 кг (фаразга карата 66,6%). Лидерлар өчлегендә шулай ук Тәтеш районы – 44 кг (62,8%) һәм Сарман районы – 40,1 кг (57,3%). «Шунысы мөһим, минераль ашламалар туплау темплары бу һәм башка муниципаль районнарда узган сезонга караганда югарырак», – диде Илдус Габдрахманов. Бу елның 1 гыйнварына Түбән Кама районында минераль ашламалар туплау буенча фараз күрсәткече 48,4%ка үтәлгән, Саба районында – 46,6%ка, Кукмара районында – 41,1%ка, Азнакай районында – 40,2%ка (республика буенча уртача күрсәткеч - 23,5%). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, минераль ашламалар туплау буенча иң түбән күрсәткечләр Әгерҗе, Кама Тамагы, Лаеш, Апас, Яңа Чишмә, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч, Алабуга районнарында, аларда фараз күрсәткечләре 10%тан да кимрәккә үтәлгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2020 елда республикада үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмен 10%ка арттыру бурычы куелды.
ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз