Бүген Зәй бала тудыру йортында 2020 нче елның 4 гыйнварында беренче бала дөньяга килде. Татарстан АССРның юбилее елы башында Зәйдә кыз бала- Мария Денисовна туды. Денис Игорь улы һәм Ирина Николай кызы өчен Мария гаиләдә беренче бала. Бу тантаналы вакыйга белән котларга Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина, Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Вадим Усманов, акушерлык бүлеге мөдире Виталий Егоров һәм бала тудыру бүлегенең башка медицина хезмәткәрләре килделәр. Сабыйны туган көне белән котлап, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов әти-әниләргә туу турында таныклык, ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Марияга ныклы саулык, бәхетле озын гомер, шатлык-куанычлар телибез.