Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабын ачу тантанасы узды
2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабын ачу тантанасы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 36 субъектыннан, Беларуссия Республикасыннан һәм Бөекбританиядән 250дән артык спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Мәҗитов Азат Илгиз улы, совет чаңгычысы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Зимятов Николай Семенович, чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Иванов Анатолий, Россия җыелма командаларының әйдәп баручы белгече, менеджер Богданов Михаил, Татарстан Республикасының «Спорт әзерлеге үзәге» кышкы спорт төрләре бүлеге башлыгы – Королева Любовь Егоровна катнашты.