Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңел ачу чарасы оештырды

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Кышкы каникуллар - барлык балаларның яраткан вакыты. 7 гыйнварда район Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта “Кыш балаларга шатлык китерде” дип исемләнгән чара- станцияләр буенча уен узды. Чара башында балалар Яңа елда була торган могҗизалар турында фикер алыштылар, ә аннары, ике командага бүленеп, әкият геройларына станцияләр буенча маршрут битләре буенча ярдәмгә ашыктылар. Чарадан соң балалар бергәләп тау шуарга киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International