Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2020 ел белән котлыйм. Яңа ел – ул яңа өметләр, уңышлар, җиңүләр. Без иртәгәсе көнгә ышаныч белән карыйбыз һәм моның өчен ныклы җирлек бар, алар - социаль-икътисади үсешнең ачык һәм анык планнары, аларны тормышка ашыруның реаль мөмкинлекләре. Узып баручы 2019 елны зәйлеләр яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Район икътисадның һәм авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да тотрыклы үсешне дәвам итә, һәм монда безнең һәрберебезнең өлеше бар. Туган як иминлеге өчен үзенең көндәлек хезмәте белән гомуми эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Киләсе 2020 ел да иҗади һәм уңышлы ел булыр, ә узып баручы елдагы уңыш-казанышлар киләчәктә яңа җиңүләргә ышанычлы нигез булып торыр дип ышанам. Яңа елда да һәр зәйле тормышында, һәр гаиләдә яхшы якка гына үзгәрешләр булсын, барыбыз да сәламәт һәм имин булыйк. Сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар, бәхет һәм шатлыклар, районыбызның, республикабызның, илебенең чәчәк атуын телим. Яңа 2020 ел белән!