Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Советының илле икенче утырышы һәм өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының кырык бишенче утырышы узды. Утырыш эшендә Зәй шәһәре прокуроры, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитеты, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә: район - шәһәр бюджетына һәм муниципаль милеккә кагылышлы сораулар кертелгән иде. Утырышта Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев, Зәй муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев доклад белән чыгыш ясадылар һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.