Зәй каратэчылары спорт елын яптылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе
30 декабрьдә Зәй каратэ Киокусинкай Федерациясенең спорт елын ябуга багышланган тантаналы чарасы узды. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән халыкара һәм Россия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчы дип Хөснетдинова Элина танылды. Спортчыларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары В.Г. Акатьев котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International