Зәйдә халык йолаларының түгәрәк уены-"Әйлән – бәйлән” район фестиваленең йомгаклау туры узды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Шәһәр мәдәният йортында Халык йолаларының түгәрәк уены – "Әйлән – бәйлән” район фестиваленең йомгаклау туры узды. Фестивалнең максаты: халык уеннарын, йолаларын саклап калу, яшь буынны тәрбияләү. Тел, мәдәният, гореф-гадәтне баету, фольклор коллективларга ярдәм итү. Фестивальдә катнашкан иң яхшы чыгыш ясаган коллективлар Диплом һәм акчалата бүләк сертификат белән бүләкләнде. Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йорты “Баграж буйлары” фольклор коллективы- 3 нче дәрәҗә диплом, Бохарай мәдәният йорты “Росиночка” фольклор коллективы - 2 нче дәрәҗә диплом, Югары Шепкә мәдәният йорты “Сөмбелә” коллективы 3 нче дәрәҗә диплом белән буләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International