Район мәдәният йортында “Кыш Бабайның һәм Кар кызының йолдызлы сәгате” концерты булды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе
27 декабрьдә район мәдәният йортында “Кыш Бабайның һәм Кар кызының йолдызлы сәгате” концерты булды. Башта Кыш Бабай һәм Кар кызы концертка килүчеләрне Яңа ел белән котладылар. Тамашачылар конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Иң актив катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр, тәм-томнар һәм Яңа ел сувенирлары алды. Яңа ел җырлары, шигырьләр, биюләр һәм мәзәкләр яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International