Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов тәрбиягә бала алган Антонова Римма Рафис кызы гаиләсендә булды. 2007 елда Римма Рафисовна ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган өч баланы тәрбиягә алган. Ә 2015 елда аның бертуганнары авыр тормыш хәлендә калган. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, ул аларны да үз гаиләсенә сыендыра. Римма Рафис кызы кунакчыл, игелекле хуҗабикә, гаиләдә барлык балалар да тигез дәрәҗәдә кайгыртучанлык күрсәтә. Разиф Гали улы Кәримов, Римма Рәис кызына ихлас күңелдән рәхмәт белдерде, аларның барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, гаиләгә яңа ел бүләге һәм район газетасына яздырылган квитанциясия тапшырды.