Зәйдә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге дәвам итә

2019 елның 28 декабре, шимбә

"Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек (2002-2003 елгы) егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге дәвам итә. Бүген 28 декабрь көнне чаңгычылар шәхси ирекле стиль белән ярыштылар. Кызлар 10 км дистанциядә көч сынаштылар, ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Хабибрахманова Зөлфия (Казан шәһәренең «Барс»  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), 2 урынны Поспелова Мария (Зәй шәһәренең Симашев исемендәге спорт мәктәбе), 3 урынны Нигъмәтҗанов Зәйнәб (Балтач районының спорт мәктәбе) яулады. Егетләр 15 км дистанциядә ярыштылар, урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын Сираҗетдинов Ренат (Казан шәһәренең спорт ориентлашуы буенча урта мәктәбе), 2 урын Галимҗанов Руслан (Сарман районының «Старт» спорт мәктәбе), 3 урын Коронов Максим (Зәй шәһәренең  Симашев исемендәге спорт мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International