Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Зәйдә бүген Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы узды. Утырышта Зәй муниципаль районы территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексы каралды һәм расланды. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү чаралары турында Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге полиция башлыгы Симцов А.Н. чыгыш ясады. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү зарурлыгы һәм пиротехниканы куллану тәртибе турында Зәй районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Кириллов А.В., «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» ның терроризм һәм экстремизмны кисәтү өлкәсендәге узган елдагы эшчәнлеге турында филиал җитәкчесе Исрафилова В.Н. сөйләде. Утырыш барышында 2020 елга терроризмга каршы комиссиянең эш планы расланды. Утырышка комиссия рәисе - район башлыгы Р.Г. Кәримов  йомгак ясады, бәйрәм көннәрендә районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау турында йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International