Зәйдә 2019 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә Мәдәният елы дип игълан ителгән 2019 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм узды. «Яшьлек» боз сараена шәһәр һәм район Советлары депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары вәкилләре чакырылган иде. Социаль - икътисадый үсешнең барлык күрсәткечләре буенча җентекле анализ белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов чыгыш ясады, шулай ук ул киләсе елга бурычлар билгеләде. Лаеклы бүләкләрне Зәй муниципаль районы үсешенә һәм абруен күтәрүгә үз өлешен кертүчеләр алды. Бүләкләнүчеләр арасында Имәнлебаш авыл мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Энҗе Габдулбар кызы, Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары ветераны Попова Галина Васильевна, «Зәй шикәре" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең әйдәп баручы инженер-механигы Сәхапов Мидхәт Җәмил улы, "Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Зәй муниципаль районындагы 20 нче бүлек мөдире Алчина Анна Григорьевна, Бигеш авыл мәдәният йорты директоры Насибуллина Миңнегөл Нурмөхәммәт кызы бар иде. «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан Мачтаков Леонид Яковлевич, «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе Агапов Виталий Васильевич, Татарстан Республикасының "Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе" төбәк иҗтимагый оешмасы вице-президенты Галиев Эдуард Шәйхнур улына бирелде. «Ел җитәкчесе» номинациясендә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы - Зәй ГРЭСы директоры Токмачев Сергей Александрович бүләкләнде. Чарада шулай ук «Кышкы әкият» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үз номинацияләрендә 1 урын өчен Зәй политехника көллияте, «Күкчәчәк» балалар бакчасы, Түбән Биш авыл җирлеге, Аксар авыл җирлеге бүләкләнде. 1, 2, 3 урыннар һәм махсус номинацияләр буенча 27 предприятие, учреждение, район оешмалары дипломнар белән бүләкләнде. Зәйлеләргә Айдар Сөләйманов, Татьяна Давыдова, иҗат коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәм кәефен бүләк иттеләр. 2020 ел Зәй районында "Сәламәтлек саклау елы"- дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International