Бүген Зәйдә 4 социаль әһәмияткә ия объектны ачу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Исхаков Фәнис Әвгәт улы, подрядчы оешма вәкилләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Перцовка авылында фельдшер кабул итү кабинеты, "БАРСМЕД «Республика иң эре федераль диагностика үзәкләре челтәренең Зәй филиалы», капиталь ремонттан соң «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе» һәм хәрби комиссариат ачылды. Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы, район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы чыгыш ясады. Район башлыгы зәйлеләрне шундый мөһим вакыйгалар белән котлады һәм алар өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру, шәһәр һәм районны үзгәртеп кору киләчәктә дә дәвам итәчәк,- дип ышандырды.