Зәйдә партия вәкилләре «Кыш Бабай – "бердәмроссияле" акциясе үткәрә

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе
«Бердәм Россия» партиясе күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Традиция буенча, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме кысаларында, партиянең Зәй җирле бүлеге ел саен үткәрелә торган «Кыш Бабай – бердәмроссияле» акциясен үткәрде. Партия вәкилләре Зәй шәһәре территориясендә яшәүче мөмкинлекләре чикле һәм коррекция мәктәбендә белем алучы балаларны өйләренә барып котлады. Укучыларга канцелярия товарлары һәм йомшак уенчыклардан торган бүләкләр тапшырылды. Мондый акцияләрнең безнең шәһәрдә мөмкин кадәр күбрәк үтүен телик!-дип билгеләп үтте Зәй җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Флорида Әхмәтвәлиева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International