Зәйдә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе
25 декабрь көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек (2002-2003 елгы) егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 16 районыннан 95 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, чаңгы ярышлары буенча республика җыелма командаларының баш тренеры Э.Ш.Галиев һәм Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы И.З. Әшрапов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International