Бүген мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясендә, хезмәтне саклау буенча Координация советының, капиталь ремонт объектында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы нормаларын үтәү максатларында комиссия утырышы узды. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы торышын тикшерү нәтиҗәсендә эшләрнең билгеләнгән график нигезендә алып барылуы билгеләнде, тәртип бозулар ачыкланмады. Барлык хезмәткәрләр дә махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Объектта хезмәтне саклау журналлары һәм рөхсәт документлары бар.