Зәй балалар музыка мәктәбенең концертлар залында Мәдәният елы ябылуга багышланган «Яңа ел феериясе» дигән концерт булды. Концертта мәктәп укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. Сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы чыгыш ясады. Ул үз чыгышында педагогик коллективның һәм укучыларның уңышларын билгеләп үтте, барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм педагогларга яңа үрләр һәм уңышлар теләде. Яңа ел алды концерты чыннан да искиткеч булды! Концертны алып баручылар Кускова Елена, Борһанов Диләрә һәм Кар кызы-Трошина Валентина барлыкка килүе бәйрәмгә чын мәгънәсендә ямь өстәде. Тамашачыларга классик, халык, эстрада музыкасыннан торган программа тәкъдим ителде. Аларны «Веста» вокаль ансамбле, «Элегия» квартеты, домристлар ансамбльләре, «Позитифf» вокаль-инструменталь ансамбльләре җылы сәламләде. Концерт Кыш бабайның чыгышы һәм Яңа ел җыры белән тәмамланды.