Зәйдә төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген Зәйдә төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.Тамаша Р.Ш. Фәрдиев исемендәге шәһәр паркының үзәк сәхнәсендә башланып китте. «Елмаю» һәм «Тылсым» хореография коллективлары башкаруында «Әкияти урман» музыкаль - хореографик композициясе театральләштерелгән тамаша ачты. Әкияти урманда башта Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булды, аннары аларның бәхет, сәламәтлек, җылылык, елмаю һәм могҗизалар белән тулы сихри чаналары һәм 2020 елның 12 ае кушылды. Яңа ел тамашасы иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмдә катнашучы шәһәрлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов исеменнән, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов котлады. Ул барлык зәйлеләргә гаилә бәхете, уңышлар, сәламәтлек һәм хезмәт уңышлары теләде. Аннан Илнар Фәнил улы Хафизов чыршы кабызуда катнашты. Бүген чыршыны ачу тантанасы шулай ук Мирный һәм Зәй-2 микрорайонында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International