18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды. «Спорт объектының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Зәй шәһәренең «Ялта – Зәй» спорт әзерлеге үзәге директоры Эмиль Эдуард улы Галиев җиңүче булды. «Спортның олимпия булмаган төрләре» номинациясендә «Зәй» спорт мәктәбе вәкилләре - каратэ Киокусинкай бүлеге тәрбияләнүчеләре Зеленин Вадим, Селиверстов Валерий, Бочкарев Виталий һәм тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар бүләкләнде.