Бүген «Энергетик» мәдәният йортында «РИТЕК» ҖЧҖ компаниясе патронажы астында хәйрия Яңа ел бәйрәме узды. Беренче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфка кадәр, Зәй муниципаль районының күп балалы гаиләләреннән 500 дән артык укучы Яңа ел тамашасында катнашты. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, «РИТЕК» ҖЧҖ урынбасары Баталов Радик Марат улы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләделәр. Бәйрәм ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.