«Аккурайд Уилз Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 100 хезмәткәре алдан һөнәри белем алу программасы буенча укуын тәмамлады. Завод «Әйләнешле су белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системасын реконструкцияләү» инвестицион проекты кысаларында эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә. Бу, үз чиратында, хезмәткәрләргә яңа белем бирүне таләп итте. Укыту Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан оештырылды. «Аккурайд Уилз Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белеем алу программасы буенча укытуны «Эрудит-Селдом», Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте, «Джи Эм Си Консалтинг», «Хезмәт куркынычсызлыгы» белем бирү учреждениелары укытучылары уздырды. Уку уртача 2 ай дәвам итте. Укыту «Программалы идарә итү белән станоклар һәм манипуляторлар көйләүче», «Җитештерү процессларында инглиз теле», «Сыйфатны бәяләү менеджменты системасында инглиз теле», «Әйләнештәге су белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системалары», «Тайм менеджмент – вакыт белән нәтиҗәле идарә итү, системалы якын килү», «Үзгәрешләр белән идарә итү» программалары буенча алып барылды. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча барлык тыңлаучыларга документ тапшырылды.