23 декабрь көнне Зәй шәһәрендә яшәүче Мәгфурҗан Шәйхлисламов үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев һәм район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре килде. Тумышы буенча тыл ветераны Мәгфурҗан абый Минзәлә районы Таулар авылыннан. Сугыш чорында колхозда ат җигеп,үгез җигеп ашлык, бәрәнге,печән ташый.1950 елны Хәрби хезмәткә алына.3 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Сахалинга китә. Анда 8 ел яшәгәннән соң туган якларга кайта. Зәйгә килгәч горгаз, торак комуналь хуҗалыгын,44номерлы СМУ тозелеш оешмаларында эшли.Көпчәк заводын төзүдә катнаша. Лаеклы ялга чыккач та көпчәк заводында сантехник булып эшләвен дәвам итә. Эшләү дәверендә бик күп кенә мактау кәгазъләре белән бүләкләнә.Тормыш иптәше белән б 62 ел бергә гомер кичерәләр һәм 2 бала тәрбияләп үстергәннәр.Бүген аларны яратып һәм хөрмәт итеп 6 оныклары һәм 6 оныкчыклары килә.