"Энергетик» мәдәният сараенда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен яңа ел алды чарасы узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе
Яңа ел алды чарасына төрле яшьтәге алтмыштан артык бала килгән иде. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Т.Р. Кашапов бәйрәм кунакларына үзенең җылы котлауларын җиткерде. Үз чыгышында ул узып баручы елның иң уңышлы казанышларын искә төшерде, ата-аналарга һәм балаларга иң яхшы теләкләрен әйтте. Алар өчен өчен мәдәният йорты тарафыннан кызыклы программа әзерләнгән иде. Программа ахырында мини-дискотека булды. Балаларга Зәй муниципаль районы предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән яңа ел бүләкләре тапшырылды. Саубуллашканда тагын бер кат бәйрәм белән котлаулар яңгырады, чарада катнашучылар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International