Зәйдә иң көчле чангычылар катнашында Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры узды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

21-22 декабрьдә «Ялта-Зәй»спорт әзерлеге үзәгендә иң көчле чангычылар катнашында Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры узды. Олимпия чемпионы Ф. П. Симашева исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әлеге ярышларда актив катнашты. Ярышларның беренче көнендә 5км дистанциясендә Лобастова Полина 1 урын, Ибраһимова Ирина 2 урын, Утяганова Анастасия 3 урын, Зубарева Дарья 4 урын яулады. 22 декабрьдә 2002-2003 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар 15 км дистанциядә, хатын-кызлар һәм 2002-2003 елгы кызлар 10км.лы дистанциядә ярыштылар. 2 көн ярыш нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре данын яклаучы олимпия чемпионы Ф. П. Симашева исемендәге спорт мәктәбе 2110 очко җыеп, 1 нче гомумкоманда урынын яулады, 2 нче урынны1675 очко җыйган Казан шәһәре командасы алды, 3 нче урынга 1588 очко җыеп Яр Чаллы шәһәре командасы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International