Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды
2019 елның 21 декабре, шимбә
20-21 декабрьдә Зәй муниципаль районында 7 нче урта мәктәп базасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларга Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларыннан 16 команда килгән иде. Бәйрәм кунакларын «Ак Идел» җыр – бию ансамбле һәм «Элегия» бию коллективы сәламләде. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклардан Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр Республика үзәгенең ГТО комплексын гамәлгә кертү һәм спорт секторы мөдире-Тимур Дамир улы Гаязов, ярышларның баш хөкемдары - I категорияле судья - Терентьев Валерий Константинович, I категорияле судья - Тарасов Владимир Юрьевич бар иде. Сәламләү сүзе белән Илнар Фәнил улы Хафизов чыгыш ясады. Ул ярышларда катнашучыларга кызыклы матчлар, күтәренке кәеф һәм якты җиңүләр теләде. Зәй муниципаль районы командасын уеннарда 7 нче мәктәпнең егетләр командасы һәм Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе кызлар командасы тәкъдим итте. 20 декабрьдә көн дәвамында зона ярышлары финалына чыгу өчен кискен көрәш барды. 21 декабрьдә Зәй, Яр Чаллы, Әгерҗе районнарыннан иң лаеклы 4 кызлар командасы һәм Яр Чаллы, Зәй һәм Мамадыш районнарыннан 4 команда февраль аенда узачак чемпионат финалына чыгу өчен көч сынашты. Киеренке һәм матур көрәш барышында урыннар түбәндәгечә бүленде: кызлар арасында: зона этабында 1 урынны Зәй шәһәре татар гимназиясе кызлар командасы, 2 урынны Яр Чаллы шәһәренең 15 нче урта мәктәбе кызлар командасы яулады һәм 3 урынны Әгерҗе районы кызлар командасы яулады. Егетләр арасында: зона этабында 1 урынны Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта мәктәбе командасы, 2 урынны Зәй шәһәренең 7 нче урта мәктәбе командасы, 3 нче урынны Мамадыш районының 3 нче урта мәктәбе командасы яулады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
"ЭкоЯз-2026"
Елгалар, күлләр кебек табигый сулыклар экосистемаларның мөһим компонентларын тәшкил итәләр һәм табигатьнең күп кенә уңайлыкларын тәэмин итәләр.
"Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр
"Теремкәй" балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм узды. Алар Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр һәм балаларны «Эколята»га алу тантанасын үткәрделәр.
Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды
3 майда Базарлы Матак шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз