Зәйдә Татарстан Республикасының иң көчле чаңгычылары Чемпионатының I туры старт алды

2019 елның 21 декабре, шимбә

20 декабрьдә «Ялта – Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасының иң көчле чаңгычылары Чемпионатының I туры старт алды. Бүген Татарстан Республикасы Чемпионатының тантаналы ачылышында катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш. Фәрдиев сәламләде. Ярышларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җыелма командалары катнаша. Беренче булып стартны классик стиль белән 5 км дистанциягә кызлар кабул итте. Ярышларның соңгы катнашучысы килүгә, егетләр 10 километрлы дистанцияне яуларга юл тотачак. 22 декабрьдә 10 һәм 15 км дистанцияләрдә ирекле стиль белән ярышлар узачак. Аларда иң көчле чаңгычылар катнаша. Кагыйдә буларак, бу ярышлар республикабызның спорт данын яклаучы җыелма команданы туплау өчен төп сайлап алу ярышлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International