Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Сиделка” хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын тормышка ашыруны тәмамлый
2019 елның 21 декабре, шимбә
Еш кына үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль рәвештә йөрү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар даими чит кеше ярдәме кирәклеге проблемасы белән очраша. Бу мәсьәлә хәтта авыру кешенең туганнары булган очракларда да кискен тора. Чөнки гомереңне яткан авыруларны тәрбияләүгә багышлау еш кына тормыш проблемаларын чишәргә, эш яисә уку, башка гаилә әгъзалары турында кайгыртырга мөмкинлек бирми. Ә сиделка хезмәте арзан тормый. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль хезмәткәрләрдән тыш, ярдәм кулы сузучылар булмаска да мөмкин.Әмма социаль хезмәткәрләр дә һәрвакыт янәшәдә була алмый. “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, хәл уңай якка үзгәрде, аның кысаларында сиделка хезмәтен мөстәкыйль рәвештә түли алмаган кешеләргә дәүләт ярдәмгә килә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2019 елда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру чаралары турында” 2019 елның 30 июлендә кабул ителгән 634 номерлы карары нигезендә Татарстанның 6 муниципаль районында (алар арасында Зәй муниципаль районы да бар) “Сиделка”хезмәте күрсәтү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Гамәлгә ашыру вакыты 2019 елның 2 сентябреннән 31 декабренә кадәр. Әлеге проект кысаларында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган һәм медицина күзлегеннән каршы күрсәткечләре булмаган пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтеннән яки мөмкинлегеннән мәхрүм булган инвалидларның өйләренә барып бушка төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге вакытта Зәйдә мондый ярдәм 5 өлкән кешегә күрсәтелә. Сиделка хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашырганнан соң пилот проектының максатчан төркеменә эләккән өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләрнең тормыш сыйфаты сизелерлек яхшырды.Хәзер аларга тәүлегенә 12 сәгать сиделка ярдәм итә, ул аларның физик ихтыяҗларын һәм үтенечләрен канәгатьләндереп кенә калмыйча, психологик комфорт турында кайгыртучы да.Бу психоэмоциональ халәттә генә түгел, физик яктан да уңай чагылыш тапты:даими карау һәм кайгырту 2 өлкән кешегә үзләренең функциональ статусын яхшыртырга һәм кайбер функцияләрен торгызырга ярдәм итте. 2019 ел тәмамлану белән, пилот проектының гамәлдә булуы да тәмамланып килә. Әмма бу 2020 елда Зәйдәге аз хәрәкәтләнүче гражданнар социаль ярдәмсез калачак дигән сүз түгел. Сиделка хезмәтләре “Сиделка хезмәтләре” инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелүен дәвам итәчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
"ЭкоЯз-2026"
Елгалар, күлләр кебек табигый сулыклар экосистемаларның мөһим компонентларын тәшкил итәләр һәм табигатьнең күп кенә уңайлыкларын тәэмин итәләр.
"Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр
"Теремкәй" балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм узды. Алар Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр һәм балаларны «Эколята»га алу тантанасын үткәрделәр.
Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды
3 майда Базарлы Матак шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз