Район башлыгы "Тату гаилә" балалар бакчасында булды

2019 елның 6 декабре, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов инвалидлар декадасы кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында булды. Ул коллективны сәламләде, барысына да сәламәтлек, укыту - тәрбия процессында уңышлар теләде һәм компьютер сатып алуга сертификат тапшырды. Балалар бакчасы коллективы һәм биредә тәрбияләнүчеләр мәртәбәле кунаклар килүгә "Игелек кыл"дип исемләнгән чара әзерләгәннәр. Район башлыгына, хәйрия ярдәме күрсәтүче предприятие-учреждениеләргә, шәхси эшмәкәрләргә балалар бакчасы җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International