Зәйнең “Сандугач” керәшен балалар фолклор ансамбле “Туым Җондызы” фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады

2019 елның 6 декабре, җомга
5 нче декабрь көнне Чистай шәһәренең балалар һәм яшьләр мәдәният үзәгендә керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның “Туым Җондозы” XI конкурс-фестиваленең төбәк туры узды. Фестивальдә Зәй, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Алексеевск, Чистай районы коллективлары катнашты. Фестивальдә чыгыш ясаучы ансамбльләрне һәм аерым чыгыш ясаучы яшь артисларны бәяләү өчен Казаннан мәртәбәле жюри килгән иде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча бу конкурста Сарсаз – Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Сандугач” керәшен балалар фольклор ансамбле “Вокал – уен кораллары ансамбле” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Ансамбльнең яшь солисты Краснов Алексей “Этник вокал” номинациясендә шулай ук I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. “Сандугач” керәшен балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Утяганов Петр Петрович балалар тәрбияләүдә һәм керәшен гореф – гадәтләрен саклап килүдә күрсәткән тырышлыклары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International