Зәйдә юбилярны котладылар

2019 елның 6 декабре, җомга
5 декабрь көнне Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Таисия Ивановна Михайлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Аның хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр һәм җырлар яңгырады. Шулай ук бу көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тә күңелле сюрприз булды. Таисия Ивановна Зәй районының Туңылҗа авылында туа, бөтен гомерен сәламәтлек саклауга багышлый-шәфкать туташы булып эшли. Хәзерге вакытта берүзе яши. Балалары һәм оныклары Таисия Ивановнаның хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Бүгенге көндә аны эшендә һәм укуларында ирешкән уңышлары белән 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы сөендерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International