“Күңелле тарак” хәйрия акциясе

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Республикабызда һәр елны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль районы “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә “Күңелле тарак” дип исемләнгән акция уздырдылар. Акция кысаларында 26 ноябрь көнне шәхси әшмәкәр, чәчтараш Г.С. Данилова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическа ясады. “Сабыйларга яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә”, - ди Галина. Бу дөньяда һәркем булдыра алганча изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелгә рәхәтлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International