Зәйдә ятимнәрне сыендырган гаиләләр белән очрашу узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 нче ноябрьдә С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Зәйнең ятим балаларны сыендырган гаиләләре «Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, аларны алып бару һәм аларга ярдәм итү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Утырышта ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, алар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү, балаларның алиментка хокукларын тормышка ашыру һәм яклау, туендыручысын югалту буенча социаль пенсия турында сөйләшенде. Очрашу Әниләр көненә багышланган бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International