«Сүзлекләр үз серләрен ача»

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Сүзлек-ул китап кына түгел, ул аны тәмамлый һәм бер үк вакытта бик күп китапларны алдан күрә, ул тел үсешенә нәтиҗә ясый һәм аңа киләчәккә юллар сала. 27 ноябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Сүзлекләр үз серләрен ача» дигән интеллектуаль уен узды. Очрашуга 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар сүзлекләр күргәзмәсе белән таныштылар. Электрон презентация һәм видео курсәтелде. Соңыннан балалар нәтиҗә ясадылар: "Сүзлекләрне укырга кирәк. Бу кызыклы һәм файдалы дәрес.”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International