Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләүдә катнашу мөмкинлеге турында

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! 2018 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирелгән иде. Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәләр белән Зәй муниципаль районы сайтында: http://zainsk.tatarstan.ru/rus/rezultati-nezavisimoy-otsenki-kachestva-okazaniya-3195557.htm һәм рәсми сайтта: https://bus.gov.ru/pub/top-organizations-second танышырга мөмкин. Рәсми сайтта www.bus.gov.ru сез «оставить отзыв” төймәсенә басып, оешмаларның эше турында фикер калдыра аласыз. Шулай ук анкета тутыру юлы белән хезмәт күрсәтү сыйфаты турында сезнең фикерегез дә булырга мөмкин (http://zaibib.ru/dlya-chitatelya/ http://zainsk.tatarstan.ru/rus/anketi-dlya-oprosa-grazhdan-po-nok.htm Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан район сайтының «обратная связь» бүлегендә сез үз тәкъдимнәрегезне кертә яки учреждениеләр эше турында канәгатьсезлек белдерә аласыз. Хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан кергән мөрәҗәгатьләр (телефон аша, электрон почта аша, оешманың рәсми сайтында урнаштырылган электрон сервислар ярдәмендә) Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International