"Бөтен тормышыбыз туризм"

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе
27 ноябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда «Туризм безнең бөтен тормышыбыз» дип исемләнгән интерактив күңел ачу уены үткәрелде. Чарада 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балалар туризмның нәрсә икәнен, поход вакытында туристларның кызыклы уеннар, ярышлар, конкурслар оештыруларын белделәр.Үзләренә дә конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Балалар ике командага бүленеп, «Туристик сүзләр», «Экипировка», «Рюкзак җый», «Һава торышы», «Сүз яса», «Интеллектуаль викторина» кебек биремнәрне зур кызыксыну белән үтәргә алындылар. Соңыннан ике команданың яхшы гына уңышка ирешүе турында игълан ителде һәм аларга медальләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International