Зәйнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданында Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен башлап җибәрә. Гадәттәгечә Яңа ел алды ярминкәсе һәр шимбәдә иртәнге 7.00 дән 12.00 гә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылачак. Анда авыл җирлекләре, фермерлар, ярдәмчел хуҗалыклар һәм бакчачылар шәһәр халкына үз продукцияләрен базар бәяләреннән түбәнрәк бәядән сатачаклар, шулай ук «Зәй» Агросәнәгать паркы продукциясе дә тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International